Төрле мәдәниятләр һәм милләтләр вәкилләре тату яшәүче һәм үсә баручы регион буларак, Татарстанның тәҗрибәсе Евразия интеграциясе процессларында катнашучылар өчен кызыклы булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» Казан форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда шундый фикер әйтте. Форум эшендә шулай ук Россотрудничество җитәкчесе Констатин Косачев, Камбоджа вице-премьеры Сок Ан, Камчатка крае Губернаторы Владимир Илюхин, Федерация Советының конституциячел законнар һәм дәүләт корылышы комитеты рәисе Андрей Клишас, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлеге Премьер-министрының урынбасары Сок Ан әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Искәртик, Камбоджа Корольлеге делегациясе Казанга «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумына катнашу өчен килде. Делегация составында – Камбоджа Корольлеге Хөкүмәте, берничә министрлыклары вәкилләре.
Бүген Мәскәүдә РФ ТЭМ каршында аккредитацияләнгән чит дәүләтләр илчеләре өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы презентациясе узды. Чарада Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Хөкүмәте, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Мәскәүдә Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясенә (RITB) Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым, 300дән артык Төркия бизнесмены катнашты.
Татарстан җитәкчелеге Төркия белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли һәм аларны киңәйтергә ниятли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым белән очрашуда хәбәр итте. Республиканы ассоциация әгъзаларына тәкъдир итәр алдыннан Мәскәүдә узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равиль Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.