Яңалыклар

09.12.2014
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия венчур компаниясе арасында венчур инвестицияләр үсеше өлкәсендә “юл картасы” һәм инновация эшчәнлегендә хезмәтттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия венчур компаниясе генераль директоры Игорь Агамирзян имзаларын куйдылар.
09.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкканда Горький, Боратынский, Ульянов-Ленин мемориаль музейларында, Толстой усадьбасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин озата йөрде.

09.12.2014
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында (Казан, Ирек мәйданы, 1) Казакъстан Республикасының Милли иминлек комитеты һәм Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәте (ФСКН) арасында 2015 елга Уртак чаралар планы имзаланды. Документка ФСКН директоры урынбасары Николай Аулов һәм Казакъстан Республикасының Милли иминлек комитеты рәисе урынбасары Самат Абиш имзаларын куйды. Бу тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
09.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция-венчур фонды оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Чара "Татарстан Республикасының 50 иң яхшы иннновацион идеясе" X юбилей конкурсының җиңүчеләрен бүләкләүгә багышланды. Эшлекле аш технологияләрне коммерцияләштерү уңышлары, перспективалары һәм бурычларына багышланды һәм Казандагы "Корстон" КСКК мәйданчыгында узды. Анда "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агмирзян, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

08.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы «Интерскол» компаниясенең электр инструментлары чыгару заводында булды. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин һәм башкалар озата йөрде.

08.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Алабуга” МИЗ территориясендә 600 МВт көчле бүлү подстанциясе эшләтеп җибәрелде. Яңа подстанция резидент-компанияләрне энергия саклау ышанычлыгының иң югары – беренче категория дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.

08.12.2014

«Алабуга»МИЗдагы резидент предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү буенча бүген махсус икътисадый зона администрациясендә киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов , Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстанның икътисад министры Артем Здунов, резидент компанияләр вәкилләре катнашты.

08.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы элеккеге Шамов сырхауханәсе бинасын реконструкцияләү вариантын күрсәттеләр. Проектны Rixos (Төркия) кунакханәләр челтәре идарәсе советы рәисе Фәттах Таминҗе тәкъдим итте.

Компания-инвестор бинаны кунакханә итеп үзгәртергә җыеналар, анда шулай ук конференц-зал, спа-комплекс, рестораннар һәм кибетләр урнашачак. Шамов сырхауханәсенең тышкы кыяфәте сакланып калачак.

08.12.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зорлу Холдинг» компаниясе идарәсе рәисе Әхмәт Зорлу белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «КЭР-Холдинг» компаниясе вәкилләре һәм башкалар катнашты. Яклар үзара кызыклы булган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

08.12.2014
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, FIDE президентының Өлкән киңәшчесе, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев исеменә Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжановтан, 27 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда узган шахмат буенча Россия чемпионатының суперфиналын уңышлы уздырган өчен рәхмәт хаты килде.

Битләр: << 1521 1522 ( 1523 ) 1524 1525 1526 1527 1528 1529 1530 >>