Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе” конкурсының конкурс комиссиясе утырышын үткәрде

16.12.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышын үткәрде.
Конкурс комиссиясе әгъзалары конкурсның төрле номинацияләрендә (13 номинация) претендентлар кандидатуралары турында фикер алыштылар.
Шуны да искәртик: конкурс республикада 2002 елдан башлап үткәрелеп килә, ул Татарстан Республикасының Сәнәгый предприятиеләр ассоциациясе (2005 елдан – Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе) тарафыннан оештырылган.
Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин номинацияләрдә җиңүчене билгеләү өчен кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде.
Әйтик, “Ел җитәкчесе” иҗтимагый конкурсы нәтиҗәләрен чыгарганда “Татарстанстат” ның (Татарстан Республикасы буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәте территориаль органы) рәсми мәгълүматларына таянып эш итәргә карар ителгән. Предприятие эшчәнлегенең сәнәгый продукция җитештерү, өстәмә кыйммәт, хезмәт хакы һ.б. күрсәткечләре исәпкә алынган.
Конкурс мондый номинацияләрдә үткәрелә: “Конкурентлык сәләтен арттыру өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Актив инвестицион эшчәнлек өчен”, “Актив кадрлар сәясәте өчен”, Югары социаль җаваплылык өчен” һ.б. Моннан тыш, быел кластерлар (нефть-газ-химия, энергетика, автомобиль) буенча яңа номинацияләр кертелгән.
“Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Указы (2002 елның 26 нчы февраленнән) нигезендә Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы иң яхшы предприятие һәм оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләрнең иҗтимагый танылуын, макталуын һәм аларның уңай тәҗрибәсен таратуны тәэмин итү максатыннан үткәрелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте