Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Рәсәйнең Федераль антимонополияле хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты

08.08.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россиянең Федераль антимонополия хезмәте (ФАХ) җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты.
Искә төшерәбез: Россиянең Федераль антимонополия хезмәте башлыгы Татарстан башкаласына кичә, ягъни 7 нче августта килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары, Татарстан Республикасы буенча Федераль антимонополияле хезмәт башлыгы Александр Груничев һәм башкалар каршы алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу кысаларында антимонополияле законнар җыелмасының гамәлгә ашырылуы нигезендә ведомство эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы буенча Федераль антимонополияле хезмәт башлыгы Александр Груничев катнашты.
Аннан соң Рәсәйнең Федераль антимонополияле хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев “Суд системасының антимонополияле законнар җыелмасын гамәлгә ашырудагы роле” дигән темага Казан Ратушасында уздырылган фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Татарстан Республикасына визиты барышында Игорь Артемьев Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашыр, Татарстан Республикасы буенча Федераль антимонополияле хезмәт эшчәнлеге белән танышыр, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында киңәшмәдә (Татарстан эшмәкәрләре белән очрашу) катнашыр дип көтелә.
8 августта кич белән Рәсәйнең Федераль антимонополияле хезмәте башлыгының Казан аэропортыннан Мәскәүгә очуы билгеләнгән.