Казан - Татарстан Республикасының башкаласы. Россиянең иң эре икътисадый, фәнни, мәдәни һәм спорт үзәкләренең берсе.
Шәһәр Татарстанның төньяк-көнбатышында Иделнең сул як ярында, аңа Казансу елгасы койган җирдә урнашкан. Шәһәрдә 1 144 мең кеше яши.
Казан шәһәре Мэры, Казан шәһәр Думасы рәисе - Илсур Рәис улы Метшин.
Татарстан Республикасы башкаласы - киң тармаклы тимер юл, автомобиль һәм һава юллары кисешкән урын. Ул Иделдәге иң зур елга порты да.
2005 елдан башлап, шәһәрдә метрополитен эшли.
Шәһәр сәнәгатенең төп тармаклары булып машина төзелеше һәм металл эшкәртү, авиатөзелеш һәм приборлар ясау, химия һәм нефть химиясе сәнәгатьләре, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате санала.
Шәһәрдә вертолетлар («КВЗ» ААҖ), самолетлар ( «КМПО» ААҖ, Горбунов ис. КАПО), компрессор һәм суыткыч җиһазлары («Компрессормаш» ААҖ), полиэтилен («Казан Оргсинтез» ААҖ), синтетик каучук («Казан синтетик каучук заводы» ААҖ), медицина («КМИЗ» ААҖ) һәм оптика җиһазлары («КОМЗ» ААҖ), кер юу чаралары («Нәфис косметикс» ААҖ) һәм дару препаратлары (КПФХО Татхимфармпрепараты») җитештерелә. Аларның зур өлеше читкә чыгарыла.
Шәһәр икътисады Татарстан тулай төбәк продуктын җитештерүнең 30% тәшкил итә.
Казан - Россиянең һәм Татарстанның зур фәнни үзәге. Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларыннан соң, өченче булып, Россиядә Казан федераль (Идел буе) университетына нигез салынган. Казан шәһәрендә 43 югары уку йорты эшли, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе, Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, фәнни тикшеренү институтлар челтәре бар.
Россиядәге иң өлкән уку йортларының берсе - Казан дәүләт университеты (1804 елда нигез салынган) базасында 2009 елның 21 октябрендә РФ Президенты Указы белән Казан (Идел буе) федераль университеты төзелде.
Казан тарихы Лобачевский Н.И., Бутлеров А.М., Зинин Н.Н., Толстой Л.Н., Аксаков С.Т., Державин Г.Р., Балакирев М.А., Щепкин М.С., Хлебников В.В, Шаляпин Ф.И, Фешин Н.И., Качалов В.И., Лесгафт П., Мельников-Печерский А. кебек күп кенә мәшһүр кешеләр язмышы белән бәйләнгән.
Шәһәр - татар мәдәниятенең гүзәл бишеге. Казанда Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин кебек мәшһүр шәхесләр яшәде һәм иҗат итте.
Казан - төрле дин тотучылар шәһәре. Шәһәрдә мәчетләр, православие храмнары, лютеран кирхасы, католиклар часовнясы, яһүдиләр синагогасы һәм башка табыну учреждениеләре эшләп килә. Казан рухи семинариясе һәм Россия ислам институты ачылды.
Казанда бик зур халыкара һәм бөтенроссия чаралары уза. Монда ел саен Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале, Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале, «Европа-Азия» хәзерге заман музыкасы фестивале, Казан Халыкара мөселман киносы фестивале үткәрелә. Казан шулай ук берничә тапкыр төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивален кабул итте. Республика башкаласында ике тапкыр бик зур уңыш белән Канада циркы «Дю Солей» чыгыш ясады.
Соңгы елларда киң колач белән яңа объектлар төзү җәелдерелде, шәһәрнең транспорт инфраструктурасы яңартыла, спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Шәһәрдә ике аквапарк эшли, аларның берсе – «Ривьера» – Россиядә иң зурысы һәм Европада иң зурларның берсе.
2013 елда Татарстан Республикасы башкаласында Бөтендөнья җәйге универсиада узды.
2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты булачак. Республика башкаласы 2018 елдагы Футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылачак шәһәрләр исемлегенә дә кертелде.
Россия массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендә уздырылган бөтенхалык тавыш бирүе йомгаклары буенча Казан Россиянең спорт башкаласы дип танылды. «Ак Барс» хоккей клубы, «Рубин» футбол клубы, «Уникс» баскетбол клубы, «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей осталары командасы, «Зенит-Казан» волейбол клубы һәм башкалар Россия, Европа һәм дөнья чемпионатларында уңышлы чыгыш ясыйлар.
Казан Россия Федерациясендә әйдәп баручы туристик юнәлешләрнең берсе булып тора. Ел саен Татарстан башкаласына 1 млн. нан артык кеше килә.
Төрле диннәр һәм милләтләр вәкилләре тыныч яшәгән шәһәр Россия һәм чит илләрдән кунакларны шатланып кабул итә.