РеспубликаРеспублика

Республика

Урнашуы: Россия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган җирдә.

Мәйданы: 67836,2 кв.км.

Башкаласы: Казан шәһәре (Мәскәүдән 797 км., 1 млн. 144 мең кеше).

Административ-территориаль бүленеше: 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы (Казан һәм Чаллы).

Республика башлыгы: Татарстан Республикасы Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты - Миңнеханов Рөстәм Нургали улы.

Хөкүмәте: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты. Татарстан Республикасы Премьер-министры – Песошин Алексей Валерьевич.

Парламенты: бер палаталы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе – Мөхәммәтшин Фәрид Хәйрулла улы.

Халкы: саны – 3803,2 мең кеше (2012 ел), татарлар – 53,2%, руслар – 39,7% (2010 ел халык санын алу).