Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
01 2019 ел., җомга

Минтимер Шәймиев “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Бүген Казанның “Пирамида” комплексында  “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган тантаналы чара узды. Анда Россия мәдәният министры Владимир Мединский, РФ мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


Рөстәм Миңнеханов: Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Болгарның һәм Свияжскиның тарихи йөзен торгызу буенча гаять зур эш башкарылган

Бүген Казанның «Пирамида» КСКда «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган тантана узды. Анда Россия Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович һәм башкалар катнашты.   

Бәйрәм концерты барышында кунакларга «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» проектын гамәлгә ашыру тарихы, 2010 елдан бирле торгызылган ядкәрләр турында сөйләделәр.


Минтимер Шәймиев Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

Бүген Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында  “Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында” Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Г.Орджоникидзе, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар катнашты.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министры Владимир Мединский Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаштылар.

«Чикләрсез» - бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эшчәнлеге шигаре шулай. 

 

Бүген бу хакта «Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Г.Орджоникидзе, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар катнашты.

Утырыш Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узды.


Рөстәм Миңнеханов: Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе буларак, Татарстан әйләнә-тирә мохитне саклауга аерым игътибар бирә

Татарстан өчен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану темасы аеруча актуаль, чөнки безнең республика –  илнең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм  Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Росприроднадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.   


Казанга РФ мәдәният министры Владимир Мединский килде

Татарстанга РФ мәдәният министры Владимир Мединский килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.


ТР Экология министрлыгы: 2018 елда Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына 6 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән

2018 елда Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына 6 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Экологик акча керүләрдән һәм  республиканың табигать ресурсларыннан файдаланган өчен хисап чорында1,1 млрд. сум кергән (углеводород чималын чыгаруга салымнан килгән табыштан башка). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм  Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Росприроднадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.  

Утырышта катнашучылар 2018 елда ведомствоның эш йомгаклары һәм 2019 елга өстенлекле бурычлары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов GE Gas Power рәисе Джон Райс белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов GE Gas Power рәисе Джон Райс белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, General Electric ягыннан шуллай ук GE вице-президенты һәм Россия белән БДБ илләрендә баш башкарма директоры Рон Поллетт, Европада GE Gas Power коммерция директоры Фабрис Корморгант катнашты. 

Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм кабер мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлар, шул исәптән Татарстан энергетикасы инфраструктурасын модернизацияләү, GE заманча җиһазларын кулланып, сәламәтлек саклау системасын үстерүдәге казанышлар турында сөйләштеләр.