Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 халыкара оборона сәнәгате күргәзмәсе экспозициясе белән танышты. Искәртәбез, Татарстан Президенты Абу-Даби шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәрендә.
IDEX оборона күргәзмәсе 1993 елдан бирле уздырыла. Бөтен дөньяның алдынгы җитештерүчеләре коралларының, хәрби техникасының, саклау һәм иминлек системаларының үрнәкләре куела торган атаклы мәйданчык. 2019 елда IDEX 17 февральдән 21 февральгә кадәр 14 нче мәртәбә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсе кырларында Tawazun компаниясе генераль директоры Тарек Әл Хәсәни белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида (БГӘ) IDEX-2019 кырларында International Golden Group (IGG) генераль директоры Фадель Әл Кааби белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида IDEX-2019 халыкара оборона сәнәгате күргәзмәсе ачылуда катнашты.