Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
11 2019 ел., дүшәмбе

Минтимер Шәймиев: “Театр елы яхшы башланды”

Бүген Казанның Качалов исемендәге театрында бөек рус артисты Василий Качалов тууына 144 ел тулу уңаеннан театр музе  ачылу тантанасы узды.

Кунакларны театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский каршы алды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук театр һәм музей җитәкчеләре катнашты.


Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасына киләчәк

Иртәгә, 2019 елның 12 февралендә, Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путин Татарстан Республикасына килергә планлаштыра. Иннополиста – Россиянең иң яшь ИТ-шәһәрендә – Дәүләт Башлыгы Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының киңәйтелгән утырышын уздырачак. Очрашуда катнашучылар Россия Федерациясе субъектлары башкарама хакимият органнарының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формлаштыру эше буенча фикер алышачаклар.  

Чара яңартылган форматта узачак, беренче мәртәбә төбәкләр башлыклары, 2018 елның 23 ноябрендә Кырымда Дәүләт Советы Президиумы утырышнда сынап каралганча, Россия Президенты белән формаль булмаган диалог алып барачаклар.


Рөстәм Миңнеханов: Торак өлкәсен үстерү буенча илкүләм проект берничә системалы карар кабул итүне таләп итә

Торак өлкәсен һәм җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча илкүләм проект  –  иң масштаблы проектларның берсе һәм бурычлар комплексын үтәүне таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумында катнашучылар өчен семинар-киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Иннополиста узды. 

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советының Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм яшәү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркемен җитәкли.    


Алексей Песошин: Транспорт - Татарстан җитештерү инфраструктурасының әһәмиятле өлеше

Транспорт - Татарстан җитештерү инфраструктурасының әһәмиятле өлеше булып тора һәм халыкның көндәлек яшәешен тәэмин итә, республиканың социаль һәм икътисади максатларын тормышка  ашырырга ярдәм итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

Утырыш “Корстон” мәйданчыгында узды. Анда РФ транспорт министры Евгений Дитрих, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин катнашты.