Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
08 2019 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов РФ илкүләм гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбленең хәйрия концертында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Салих Сәйдәш исеендәге ДЗКЗда Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбленең хәйрия концертын карады. 


Алексей Песошин Россия урман хуҗалыгы киңәшмәсендә: Урман хуҗалыгын үстерү - Татарстан өчен өстенлекле бурычларның берсе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия урман хуҗалыгы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Бу чара Казан Ратушасында узды. Киңәшмәне Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик уздырды.


Рөстәм Миңнеханов Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Валентик белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Валентик белән очрашты.

Очрашуда урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны саклау һәм торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  


Рөстәм Миңнеханов КФУның Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты. Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары  Марина Боровская, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә катнашты.

2018 елда университет эшчәнлеге нәтиҗәләре турында КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.


Алексей Песошин: Яшел Үзән районы Татарстан тормышында билгеле урын алып тора

Яшел Үзән районы Татарстан тормышында билгеле урын алып тора һәм аның киләчәктәге үсеше өчен сизелерлек потенциалы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән районы советы һәм Яшел Үзән шәһәре советының уртак утырышында белдерде.

Утырыш Яшел Үзән районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Төп докладны Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин ясады.


Алексей Песошин Яшел Үзән районында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзән районында булды.


Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

Бүләкләрне тапшыру тантанасының Россия фән көненә туры килүе әйбәт булды, диде Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләгәндә.