Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
02 2019 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә яңа паркинг ачылуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә 957 автомобильлек яңа паркинг ачылуда катнашты. Комплекс "Казан" милли-мәдәни үзәге янында урнашкан. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм "ТАИФ" ААҖ Альберт Шиһабетдинов катнаштылар. 


Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы йортларны капиталь ремонталу эшенә март аеннан да соңламыйча керешергә йөкләде

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТРтөзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы торак йортларны һәм социаль-мәдәният өлкәсе объектларын капиталь ремонтлауга әзерләү барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 


Марат Әхмәтов Татарстан Президентына алдагы чәчү кампаниясен финанслау турында хәбәр итте

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә алдагы чәчү кампаниясен финанслау турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.