Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
13 2019 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов Россия инвестицион форумында катнашу өчен Сочига килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде.

Иртәгә, 14 февральдә, Татарстан Республикасы Президентының эш программасында – Карелия Республикасы Башлыгы Артур Парфенчиков, Новгород өлкәсе Губернаторы Андрей Никитин,  Пенза өлкәсе Губернаторы Иван Белозерцев белән очрашулар, шулай ук эре бизнес-структуралар вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр. 

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Россия инвестицион форумының пленар утырышында катнашачак, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий  Медведев рәислегендә узачак.


Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда потенциаль инвесторларга инвестицион мөмкинлекләр күп 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегиясе утырышында катнашты. Коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президенты каршында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов MSR Engines генераль директоры Мартин Шула белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов MSR Engines генераль директоры Мартин Шула белән очрашты. Компания моторлы сёрфлар җитештерә. 


Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

Бу матур күргәзмәләр үзәге - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгын шулай тасвирлады, анда бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

Коллегия утырышы 2018 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларга багышланган иде.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.


ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: Иде буе федераль округында авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенче без тотрыклы рәвештә беренчеләр

2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциянең тулаем күләме 376 млрд. сум тәшкил итте, ягъни тулаем региональ продукт күәменнән 13,3 %. Шул исәптән азык-төлек сәнәгате - 160 млрд. сум, авыл хуҗалыгы - 216 млрд. сум. Бу хакта бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Коллегия утырышы Татарстан агросәнәгать комплексы эшенең 2018 елдагы нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланды. 

Чара "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә зурлап үткәрелде. 


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша.

Коллегия утырышы 2018 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларга багышлана.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.