Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьевка Краснодар краенда су басуларга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чуваш Республикасында булды.
Максаты - РФ Президентының Идел буе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашу иде. Утырышның темасы - “Идел буе федераль округы төбәкләрендә медицина ярдәмен арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру турында”.
Россия белән Казахстан хезмәттәшлеге үсешенә Татарстан лаеклы өлешен кертә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасында Хөкүмәтара хезмәттәшлек буенча комиссиянең пленар утырышында белдерде. Утырыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ финанслар министры Антон Силуанов, Казахстан вице-премьеры Аскар Мамин катнашында Казан Ратушасында узды.
Кече һәм урта бизнесны үстерүдә төп бурычларның берсе – хакимиятнең эшкуарлыкка булган мөнәсәбәтне үзгәртү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перезагрузка 2.0» форумын ачканда хәбәр итте.
Форум Казанда «Татнефть-Арена» мәйданчыгында ачылды. Онлайн режимда форумда шулай ук Чаллыдагы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре дә катнашты – турыдан-туры трансляция оештырылган иде.