Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – РФ Финанс министры Антон Силуанов Россия территориясендә яңа инвестицион проектларга капитал салуларны яклау һәм хуплау буенча РФ Минфинының закон чыгару инициативасына багышланган киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Казан Кремлендә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин, Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Татарстанга эш сәфәренә дип Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – РФ Финанс министры Антон Силуанов килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе,”Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан клубы «Динамо-Гипронииавиапром» үләндә хоккей буенча хатын-кызлар командасын Россия Чемпионатында җиңүләре белән котлады. Котлау телеграммасы «Динамо» физкультура һәм спорт җәмгыяте» иҗтимагый-дәүләт оешмасы Советы рәисе, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, «Казанский Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры, «Динамо-Гипронииавиапром» клубы президенты Борис Тихомировка, Татарстан Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты, команданың баш тренеры Валентин Апельганецка, клуб уенчылары һәм хезмәткәрләренә юлланды.