Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
18 2018 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты

Ташкентка килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татар җәмәгатьчелеге белән очрашуга юнәлде. Очрашу Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә багланышлар комитетында узды, анда Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов та катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумында катнашу өчен Ташкентка килде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкент шәһәренә килде, анда ул Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлегенең беренче форумында катнашачак. Форум ике дәүләт башлыклары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиёев рәислегендә узачак.


Рөстәм Миңнеханов: «Динамо-Казан» һәм «Динамо-ГАП» командалары җиңүләре нәтиҗәсендә татарстанлылар чирәмдә хоккей белән күбрәк мавыга башладылар

«Динамо-Казан» һәм «Динамо-ГАП» командалары җиңүләре республикада чирәмдә хоккей үсешенә яңа этәргеч булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» ирләр командасын һәм «Динамо-Гипронииавиапром» («Динамо-ГАП») хатын-кызлар клубын –  чирәмдә хоккей буенча России чемпионнарын хөрмәтлү тантанасында белдерде.


Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнашты. 

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. 

Көн тәртибен раслау алдыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары Керчь фаҗигасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 


Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышында катнаша.

Утырыш иртәнге сәгать унда башланды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм башка чакырылган затлар катнаша. 

Көн тәртибен раслау алдыннан ТР Дәүләт Советы депутатлары Керчь фаҗигасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

 


Татарстан Президенты Вьетнам делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кьензянг провинциясенең Халык комитеты рәисе Фам Ву Хонг җитәкчелегендәге Вьетнам Социалистик Республикасы делегациясе белән очрашты.