Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
12 2018 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов белән очрашты

Татарстанга Көнчыгыш-Казахстан өлкәсенең зур делегациясе килү Казахстан белән хезмәттәшлекне, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә, үстерүгә этәргеч булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов белән очрашуда хәбәр итте.   

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация Казанга кичә, 2018 елның 11 октябрендә, эш сәфәренә килде.


Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов «Тайказан» скульптурасын ачу тантанасында катнаштылар

Бүген Казанда, Назарбаев һәм Качалов урамнары киселешендәге бакчада  «Тайказан» скульптурасын ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов катнашты.   

«Тайказан» скульптурасы Төркстандагы (Төркстан өлкәсе, Казахстан) Яссәви мавзолеендагы Тайказанның күчермәсе, ул кунакчыллык һәм уңдырышлылык символы булып тора.


Алексей Песошин ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “ТР Президенты каршындагы  Дәүләт торак фонды”ның яңа  җитәкчесен тәкъдим итте.  


Рөстәм Миңнеханов республика машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре Орган залында бәйрәмгә җыелдылар.


Рөстәм Миңнеханов Чаллыда ремонтланган юлны ачылды

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәмендә ремонтланган Хлебный проезды буенча хәрәкәтне ачып җибәрде.

Юллар үткән елның декабрендә 2,7 км озынлыгында ремонтлана башлады. Ремонт барышында инженер челтәрләре, яңгыр сулары агып төшү канализациясе, җылылык һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелде. Хлебный проездында азык-төлек продуктлары чыгару буенча берничә эре җитештерү урнашкан. 


Татарстан Президенты Чаллыда Террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды. Чара 41 нче урта мәктәптә узды. Утырышта Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары һәм   федераль структураларның  территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Утырыш мәгариф оешмаларының террорчылыкка каршы якланышын тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды.    


Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Изоляция торбалары заводында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Башта ул изоляция торбалары производствосы белән танышты. "Изоляция торбалары заводы" АҖ - Чаллы  алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты.