Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында (2018 елның 7-8 октябре) илнең Яшьләр палатасы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Канадзава шәһәрендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге тарихи мәчеттә булды. Төрки-татар мәчете биредә 1935 елда Пакъстан мөселман коммерсантлары (ул чорда мөселман Һиндстаны) һәм Кобе шәһәренең төрки-татар җәмгыяте акчасына төзелгән. Ул Япониядә беренче төзелгән мәчет һәм илдә Исламны башка диннәр белән бер дәрәҗәгә куюны символлаштыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге «Рикен» эре физик-химик тикшеренүләр институтында булды.
Татарстан Президентын «Рикен» университетытының башкарма директоры Шигераки Като, «Рикен» институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре, КФУның «Экстремаль биология» лабораториясе мөдире Олег Гусев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева,
Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында (2018 елның 7-8 октябре) «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумы рәисе һәм гамәлгә куючысы Кодзи Оми белән очрашты. Очрашу STS-форумы киңлекләрендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) еллык халыкара форумын ачу тантанасында катнашты. Чара Киото шәһәренең халыкара конференц-үзәгендә узды.
Бу форум 15 нче тапкыр дөньяның 150 иленнән, шул исәптән Россиядән 1,5 меңнән артык галимне, эшкуарны, сәяси һәм җәмгыять эшлеклесен җыя.
Тантанада, бу халыкара конференциягә нигез салучы Кодзи Омидан тыш, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ катнашты. Россия делегациясен РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында (2018 елның 7-8 октябре) РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкинның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумы ачылыр алдыннан узды.
Очрашуда Япония ягыннан – Япония Премьер-министры киңәшчесе Эйити Хасегава, Россия ягыннан – «Роснано» ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс, РФ Президенты каршындагы Икътисадый совет әгъзасы, «Эшлекле Россия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәистәше Алексей Репик катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәренә килде. Эш сәфәре кысаларында ул Япониянең Киото, Кобе, Канадзава шәһәрләрендә булачак.
Эш сәфәренең төп максаты – «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (STS-форум) халыкара форумында катнашу. 2004 елның ноябрендә бу форумның беренче тантаналы утырышы Япониянең Киото шәһәрендә узган. 2018 елда 15 нче утырышы булачак.