Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ульяновск шәһәрендә эш сәфәрендә.
Анда ул "Россия – спорт державасы" VII халыкара спорт форумында катнаша.
Искәртик, 2018 елда "Россия – спорт державасы" VII халыкара спорт форумы Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча уздырыла. Аның максаты - 2024 елга кадәр физик культура һәм спортны үстерү буенча өстенлекле мәсьәләләрне билгеләү һәм аларны хәл итү юлын табу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның элегрәк Орджоникидзе бистәсе дип аталган Соцгород микрорайонының тарихи объектларын карап чыкты.
Татарстан Президентын ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» ММҮ янәшәсендәге яңартылган скверны һәм яр буе үрен карап чыкты.
Бу төзекләндерү объекты «ТАИФ» ААҖ хәйрия эшчәнлеге кысаларында финансланды.
Искәртәбез, Казан үзәгендә Фукс скверы янәшәсендәге яр буе үрен төзекләндерү мәсьәләсе 2017 елның июнендә карала башлады, ул чакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ җитәкчелеге белән бергәләп, «Казан» ММҮ янындагы күп катлы җир асты парковкасын төзүнең барышы белән танышты.