Simem Италия компаниясе Татарстан территориясендә уртак предприятие оештырырга тели
08.07.2009
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Simem (Италия) компаниясе хуҗасы Федерико әфәнде Фурлани үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Simem компаниясе пычрак суларны чистарту һәм эшкәртү җайланмаларын уйлап табу һәм җитештерү, эчә торган суны эшкәртү программаларын тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә бу компания дөньяның 65 илендә, шул исәптән АКШ, Канада, Һиндстанда (Һиндстан хөкүмәтенең стратегик партнеры), Кытайда (Пекиндагы Олимпия уеннарын әзерләү буенча милли экология программасында катнашучы) эшли.
Фурлани әфәнде компаниянең сәнәгать секторында да, гражданлык секторында да төрле проектларны гамәлгә ашыруын хәбәр итте. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министрына Simem компаниясенең финанс партнеры булып 20 ел дәвамында BNP Paribas банкы торуын әйтте.
Федерико Фурлани сүзләренә караганда, Simem компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә су чистарту һәм су әзерләү җайланмасын җитештерү буенча уртак предприятие ачарга тели. “Безнең фикеребезчә, Татарстан һәм Идел буеның башка төбәкләре, продукциябезне куллану ягыннан караганда, аеруча өметле булып тора. Хезмәттәшлек итү өчен перспективалар бар дип уйлыйм”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Simem компаниясе җитәкчелеге белән очрашу нәтиҗәләре буенча эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Аның составына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкилләре һәм коммуналь предприятиеләр (Водоканал) белгечләре керәчәк.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Simem җитәкчелегенә коммуналь предприятиеләрне су чистарту җайланмалары белән тәэмин итү өчен лизинг схемаларын куллану мөмкинлеген дә карарга тәкъдим итте.
Simem компаниясе белән берлектә пычрак суларны чистарту һәм эшкәртү җайланмаларын җитештерү буенча уртак предприятие төзүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның бу тәкъдимнәрне карарга әзер булуын әйтте. “Сезнең компания мондый производствоны “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә урнаштыру мөмкинлеген карый ала. Анда кирәкле мәйданчыклар, таможня преференцияләре, бизнесны оештыру һәм алып бару өчен башка шартлар бар”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сөйләшүләрне белгечләр – эш төркеме әгъзалары техник һәм технологик аспектларны хәл итеп, тиешле җайланманың бәясенә мониторинг ясалгач һәм беренче чираттагы планнар билгеләнгәч дәвам итәргә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте