Матбугат хезмәтеФоторепортажларВидеоконференция режимында түбәндәге мәсьәләләр буенча республика киңәшмәсе: 1. Коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең начараюы шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм чаралары турында; 2. Торак фондын һәм социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру турында; 3. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә юл эшләре турында; 4. Алабуга муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү һәм керемнәрне яңадан торгызуны тәэмин итү, икътисадны үстерү һәм озак сроклы структур үзгәрешләр буенча чараларны гамәлгә ашыру турында. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздыра.