Яңалыклар

14.10.2014

Казанда Копенгагенның шәһәрне төзекләндерү һәм шәһәр даирәсен трансформацияләү тәҗрибәсен куллану зарур. Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан делегациясенең Даниягә сәфәренә багышланган брифингта катнашучылар шундый фикер белдерде. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева белдергәнчә, татарстанлылар, аерым алганда, шәһәрдә җәяүлеләр, велосипед һәм автомобиль хәрәкәтен җайга салу мөмкинлеге белән таныштылар. Сүз уңаеннан, Даниядә бу агым бергә кушылмый. Копенгагенда бу юнәлештә 1960 елларда эш башланган иде.

14.10.2014
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Актүбә өлкәсе (Казакъстан республикасы) хакиме урынбасары Гали Искалиев җитәкчелегендәге Актүбә өлкәсе делегациясе әгъзалары белән очрашты.
14.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия башкаласында Җәмигъ мәчете төзелеше барышы белән танышты. Төзелеш этаплары турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Мәскәү Хөкүмәтендә Об этапах строительства Президенту Татарстана Рустаму Минниханову, Мәскәү Хөкүмәтендә шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеше мәсьәләләре буенча Мәскәү Мэры урынбасары Марат Хөснуллинга, шулай ук Мәскәү җәмигъ мәчете төзелешенең төп хәйриячесе Сөләйман Керимовка Россия Мөфтиләре шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин хәбәр итте.

13.10.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «АВТОВАЗ» ААҖ президенты Бу Инге Андерссон белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.

13.10.2014

2014 елның 9 аенда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 154 млрд. сум керде, шул исәптән: салым һәм самлым булмаган керем - 133,7, түләүсез керемнәр - 20,3. Татарстан Республикасы бюджетына салым һәм салым булмаган табыш 109 млрд. сум күләмендә керде. Планлаштырылган билгеләмәләр 79,3 %ка башкарылган. Мондый мәгълүматлар бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның 9 аендаТатарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елның азагына кадәр бурычлар буенча киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

13.10.2014

Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетына 2014 елның 9 аенда 133,7 млрд. сум күләмендә үзенең табышы тупланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның 9 аендаТатарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елның азагына кадәр бурычлар буенча киңәшмәсендә белдерде. Киңәшмә республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

11.10.2014
Бүген Татарстан Республикасында “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе уза. Акция 2011 елдан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча һәм ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә уздырыла. Акциядә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Ул урман хуҗалыгы буенча белгечләр белән бергәләп чыршы утыртты.
11.10.2014
Татарстанда беренче тапкыр барлык республика төзелеш программаларын яңа ел башына әзерләү планлаштырыла. Шундый бурыч турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында барган атналык киңәшмәдә белдерде.
11.10.2014

"Данфосс" компаниясе һәм Татарстан Республикасы үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм ныгытырга ниятлиләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Данфосс" (Дания) компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш сәфәре кысаларында уздырылды.

11.10.2014
Татарстан мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе бүген Казанда узды. Агросәнәгать паркында урнаштырылган сәүдә рәтләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков булды. Аны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озата йөрде.

Битләр: << 1571 1572 1573 1574 1575 1576 1577 1578 ( 1579 ) 1580 >>