Яңалыклар

05.02.2015

Премьер-министрлары Кәрим Масимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе әгъзалары бүген Казан ИТ-паркында, «Эйдос» медицина фәне үзәге һәм Казан вертолетлар заводында булдылар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников озата йөрделәр.

05.02.2015

Бүген Казанга Премьер-министрлары Кәрим Мәсимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килде. “Казан” халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Делегациясе составында шулай ук Казахстан Республикасы оборона министры Имангали Тасмагамбәтов бар.

04.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда легендар Канада хоккейчысы Фил Эспозито белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Канаданың җыелма командасында Эспозито белән бергә уйнаучы Скотт Макферсон, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Спорт проектлары дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыров катнашты. 

04.02.2015
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарлары торышын контрольдә тоту буенча оператив штаб утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин уздырды. Оператив штаб әгъзалары төп туклану продуктларына бәяләр үзгәрү һәм шуңа бәйле рәвештә барлыкка килгән вәзгыять хакында фикер алыштылар.
04.02.2015

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан буенча Росприроднадзор идарәсе белән бергәләп, республика территорияләрен комплекслы үстерүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

04.02.2015
Узган ел дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланудан килгән керем 13,3 миллиард сумны тәшкил иткән. Шуларның 8 миллиард сумы республика казнасын баеткан. 2013 ел белән чагыштырганда, керемнәр саны әллә ни үзгәрмәгән. Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу тармакның җитәкчесе Азат Хамаев хәбәр итте. Коллегия эшендә ТРның беренче вице-премьеры Алексей Песошин катнашты.
04.02.2015

Бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды (Габишево авылы).

04.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Химтех» РИҮ – химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге нигезендә полимер компаундлар чыгару буенча беренче җитештерү линиясе техник эшләтеп җибәрелде.

04.02.2015

IBM корпорациясе Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, финанс процессларының аутсорсингы буенча үзәк эшчәнлеген башлап җибәрде. Лаеш районының Усады бистәсендә ачылган үзәк ачылышы чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

03.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты Исмаил Сафи җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Төркия Республикасының Казандагы Баш консулы Турхан Дильмач, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 1531 1532 1533 1534 1535 1536 1537 ( 1538 ) 1539 1540 >>