Яңалыклар

03.03.2015

Кыргызстан Республикасына визитыбызның төп максаты – хезмәттәшлекне киңәйтү. Бу хакта бүген Бишкекта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Җоомарт Оторбаев белән очрашуда белдерде. Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Бишкекка визиты кысаларында үтте (2015 елның 2-3 мартында).

02.03.2015
Кама тамагы районында көчле һәм ышанычлы җитәкчеләр командасы оешкан. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы муниципаль районы советы утырышында белдерде.

Утырышта ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. Бу чара Мәдәният йортында узды, анда район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде.
02.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкекта Кыргызстан Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге активистларының татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм гомум рухи байлыкларны арттыруга керткән өлешләрен югары бәяләде. Ул Кыргызстан Республикасы җитәкчелегенә Кыргызстанда яшәүче татарларга туган телләрен һәм мәдәниятен саклап калуга уңай шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

02.03.2015
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда ачык һавада төрки-татар язуы тарихына һәм яңа скверга багышланган экспозиция төзү турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә катнашучыларга тематик экспозициянең эшләнеп беткән проекты һәм яңа сквер проекты тәкъдим ителде. Бу сквер быел Татарстанда игълан ителгән “Парклар һәм скверлар елы” кысаларында булдырыла.
02.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре белән килде.

Бишкек аэропортында аны Кыргызстан Республикасы вице-премьеры-министры Валерий Диль, Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Болот Җунусов һәм башкалар каршы алды.

02.03.2015
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы муниципаль районында булды. Анда Тенеш шәһәр тибындагы посёлогы Мәдәният йортын карады. 1977 елда төзелгән бинага күптән түгел капиталь ремонт ясалган, яңа җиһазлар алынган. Барлыгы 8,2 млн.сум акча тотылган.
02.03.2015

Бадминтон буенча Европа конфедерациясе Генераль секретаре Брайан Агербак Татарстан Республикасы җитәкчелегенә Казанда 2014 елда Европа чемпионаты уңышлы үткәрелүе өчен рәхмәт белдерде.

02.03.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе транспорт прокуроры Сергей Беловка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.

02.03.2015
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бүгенге көндә Татарстан Республикасының мөһим икътисадый партнерларының берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков БГӘ икътисад министры урынбасары Абдалла Әл Салих җитәкчелегендәге Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе әгъзалары белән очрашуда белдерде.
28.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы  арасында имзаланган Килешү заман вәзгыятен чагылдыра һәм багланышлар өчен юнәлешләрне билгели. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нальчикта (Кабарда-Балкар Республикасында) белдерде.

Битләр: << 1491 ( 1492 ) 1493 1494 1495 1496 1497 1498 1499 1500 >>