Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
09 2026 ел., шимбә

Татарстан Рәисе «Үлемсез полк" йөрешендә катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» йөрешендә катнашты. Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү гамәле Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чаралары кысаларында узды. 


Татарстан Рәисе: Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак

Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланып калачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде. Чара Казан Кремлендә узды.


Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләренең узуы тантанасында булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләренең һәм махсус бүлекчәләрнең тантаналы узуында катнашты.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Трибуналарда сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрбиләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, иҗтимагый оешмалар, волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре урын алды.

.


Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан уздырылган парадта: Буыннар алмашына, әмма Җиңү көне хаклы рәвештә илебезнең төп бәйрәме булып кала бирә

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләренең һәм махсус бүлекчәләрнең тантаналы узуында катнашты.

Чара гадәттәгечә Казанның Меңьеллык мәйданында узды.


Минтимер Шәймиев Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасында катнашты

Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.

Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар

Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү паркында булды һәм Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


Алексей Песошин Казанның Арча зиратында «Җиңүче Солдат» монументына чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратындагы «Җиңүче Солдат» монументына чәчәкләр салды

Ул 9 май – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган.


Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.