Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
09 2026 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе «Яңа химия индустриясе" фондында катнашучылар белән очрашты

20 нче Россия венчур форумы кырларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа химия индустриясе»фондында катнашучылар (инвесторлар) белән очрашты.


Татарстан Рәисе ТР Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышын уздырды

Бүген 20 нче Россия венчур форумы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды.  


Рөстәм Миңнеханов: Икътисадны тотрыклы үстерү югары квалификацияле белгечләрдән һәм фәнни базадан башка мөмкин түгел

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков университетның технологик эшкуарлыгы экосистемасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу 20 нче Россия венчур форумы кысаларында узды.  


Рөстәм Миңнеханов РВФ-2026 пленар утырышында Татарстанда венчур проектлары һәм инновацияләр белән эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы кысаларында күргәзмәдә тәкъдим ителгән проектларны югары бәяләде.

Бу хакта ул бүген РВК пленар утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итте. Искәртәбез, пленар утырышның төп темасы «Технологик лидерлык - киләчәккә инвестицияләр".


Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Казанда ачылган XX Россия венчур форумында катнашучыларга сәламләү юллады

Россия венчур форумының пленар утырышы Казанда «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында ачылды. Төп тема «Технологик лидерлык - киләчәккә инвестицияләр".  


Рөстәм Миңнеханов ХХ Россия венчур форумы кысаларында инновацион проектларның махсуслаштырылган күргәзмәсендә булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко һәм башка рәсми затлар ХХ Россия венчур форумы кысаларында инновацион проектларның махсуслаштырылган күргәзмәсендә булдылар.

Искәртәбез, РВФ-2026 ачылу тантанасы бүген «Казан Экспо»МВЦ мәйданчыгында узды.


Рөстәм Миңнеханов XX Россия венчур форумы ачылышында: Форумның статусы һәм аңа ихтыяҗ елдан-ел арта

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XX Россия венчур форумын ачуда катнашты. Чара Казанда 9-10 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.

Форумның төп темасы - "Технологик лидерлык - киләчәккә инвестицияләр" - фәнни-технологик суверенитет, эшкуарлык платформаларын үстерү һәм базар трендларын анализлауны берләштерә.