Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
09 2026 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rossais & Sons компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Abdulmohsen Al-Rоssais & Sons компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Сәгад бин Габделмөхсин Әл Руссайс белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында узды.

Хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышынды.


ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында брифинг узды

8 февральгә Татарстан Республикасы территориясендә 228 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кеше һәлак булган һәм 300 кеше яраланган. Гыйнвар аенда гына да 29 кеше һәлак булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны кимегән, ә һәлак булучылар саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.


Рөстәм Миңнеханов Антон Алихановның Согуд Гарәбстаны Инвестицияләр министры Халид бин Габделгазиз Әл Фәлих белән очрашуында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Антон Алихановның Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенең Инвестицияләр министры Халид бин Габделгазиз Әл Фәлих белән очрашуында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан өчен дәүләтләребез мөнәсәбәтләре кысаларында Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.


Рөстәм Миңнеханов "ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында пленар сессиядә чыгыш ясады

Рөстәм Миңнеханов "ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны" халыкара күргәзсәсен карап чыгуда, шулай ук "Хезмәттәшлек энергиясе: киләчәк сәнәгате өчен инновацияләр" төп пленар сессиясендә катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Галиҗәнап Шахзадә Нәиф Әл Сауд белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Галиҗәнап Шахзадә Нәиф Әл Сауд белән очрашты. Ул Директорлар советы рәисе һәм берничә компаниянең стратегик партнеры, шул исәптән: Durah Al-Fodah General Contracting Company, AlMunifat International Distinguished Oil and Gas Company һәм башкалар.


Рөстәм Миңнеханов Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе (ISSA) генераль секретаре Нәссер Мәҗәли белән очрашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Әр-Риядка килде. Согуд Гарәбстаны башкаласында "ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны" халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза.

Мәйданчыкта булганчы республика Рәисе Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе (ISSA) генераль секретаре Нәссер Мәҗәли белән очрашты.