Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск кошчылык фабрикасында булды, ул агымдагы эшләрнең торышы, шулай ук җитештерүне алга таба үстерү этаплары белән танышты.
Бүген Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Тимәш авылында булдылар, анда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Сугыш елларында Тимәш авыл җирлеге территориясеннән 227 кеше фронтка китә, шуларның 108е һәлак була яки хәбәрсез югала.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Сәфәренең төп максаты - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу, район басуларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының Ефановка авылында элеватор комплексын ачу тантанасында катнашты.
Бөгелмә районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Спас авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Татарстан Рәисе Рөстәм МиңнехановБөгелмә районында эш сәфәрендә булды. Республика Рәисе язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов озата йөрде.
Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков җитәкчелегендә Россия – АСЕАН саммитын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Саммит Казанда Россия Федерациясе Президентының 2026 елның 21 апрелендәге 268 номерлы Указы нигезендә узачак.
Җиңү көненә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында планлаштырылган бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Татарстанда социаль өлкә объектларына капиталь ремонт актив бара. Ремонтлана торган объектлар буенча мәгариф өлкәсе алда: республика һәм федераль программаларга тармакның 170 объекты кертелгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.