Бүген Җиддәдә "Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы" елын тәкъдир итү булды. Тәкъдир итүдә Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенә эш сәфәренә килгән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) каршындагы Россия вәкиллеге бинасында СССРның Согуд Гарәбстанындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимовка истәлек тактасы ачылды.
Ачылыш тантанасында Согуд Гарәбстанына эш сәфәренә килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы (ИСЕСКО) һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелды.
Имзалау тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Документка ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова имза салды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты.
Очрашу Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтендә узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә.
Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы (ИСЕСКО) мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнә, әгъза дәүләтләр арасындагы элемтәне ныгыта.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә Россия-Согуд Гарәбстаны дипломатик мөнәсәбәтләре урнашуга 100 ел тулуга багышланган "түгәрәк өстәл"дә катнашты.
Чара «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтендә (СГМ) эш сәфәрендә.
Үзләрен фәнгә хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия фәне көне белән котлыйм!
Фән - алгарышның төп этәргеч көчләренең берсе, икътисад, социаль өлкә һәм мәгариф үсеше өчен терәк булды һәм булып кала да.