Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде.
Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкә башкарма комитеты (Беларусь Республикасы) Рәисе Петр Пархомчик белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Петр Пархомчик җитәкчелегендәге Брест өлкәсе делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасының Брест өлкә башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик имза салды.