Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2025
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
07 2025 ел., җомга

Минтимер Шәймиев Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанада катнашты

Бүген Казанда, Камал исемендәге театрның яңа бинасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


Рөстәм Миңнеханов: Хатын-кызлар - һәр гаиләнең нигезе, мәхәббәт, кайгырту һәм ярдәм чыганагы

Хатын-кызлар - теләсә нинди гаиләнең нигезе, мәхәббәт, кайгырту һәм ярдәм чыганагы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.  


Рөстәм Миңнеханов: Кешелекнең гүзәл өлеше вәкилләре катлаулы системалар булдыралар, алдынгы технологияләрне кертәләр, илнең иминлеген тәэмин итүгә өлеш кертәләр

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының сәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны хөрмәтләү тантанасы узды. Чара Халыкара 8 март көнен бәйрәм итүгә багышланды. Хатын-кызларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров көзге культураларның торышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 33%ка үтәлгән

Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 33%ка үтәлгән - 1 млн 93 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнарны тоташтырып киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


Татарстан Рәисе су басуларны кисәтү өчен ресурсларның әзерлеген тәэмин итәргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов су басуларны кисәтү өчен ресурсларның әзерлеген тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде.


Рөстәм Миңнеханов: 8 март бәйрәме - барлык хатын-кызларга рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр җиткерү өчен яхшы сәбәп

8 Март бәйрәме - барлык хатын-кызларга рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр җиткерү өчен яхшы сәбәп. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә билгеләп үтте.