Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның мелиорация комплексының торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программалары, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә объектларын, иҗтимагый киңлекләрне төзү, шулай ук инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча эшләрнең планнары һәм торышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмә кысаларында республика халкын 1992 елда расланган Дәүләт гербы көне белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең халык артисты, Дәүләт Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе Евгений Миронов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.