Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2025
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
06 2025 ел., пәнҗешәмбе

Иннополис Университеты һәм РТУ МИРЭА яңа белем бирү программаларын эшләүдә хезмәттәшлек итәчәк

Мәгариф, фән һәм технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов барында Иннополис Университеты директоры Искәндәр Бариев һәм МИРЭА – Россия Технология университеты ректоры Станислав Кудж кул куйдылар.


Шамил Гаффаров: Муниципаль берәмлекләр юл хәрәкәте иминлеге линиясе буенча эшләп бетермиләр, бу хакта статистика да күрсәтә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышын уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә аша республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып узды. Утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары, юл, автотранспорт комплексы, территориаль эчке эшләр органнары һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчеләре катнашты.


Рөстәм Миңнеханов «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясен әзерләү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясен әзерләү һәм уздыру бууенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара Казанда, ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Утырышка федераль хакимият органнары вәкилләре, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, бизнес, мәгариф һәм фән вәкилләре катнашты, оештыру комитетының кайбер әгъзалары видеоконференцэлемтә аша тоташтырылды.


Рөстәм Миңнеханов А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүлүм тикшеренү техник университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Кирилл Охоткин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры вазыйфаларын башкаручы Кирилл Охоткин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.