Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республика Иминлек советының чираттагы утырышын уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары катнашты.