"Агроидел" күргәзмәсе - Татарстан өчен генә түгел, гомумән Россия өчен дә мөһим вакыйга. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» территориясендә «Агроидел-2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар кооперациясе оешмаларына күчмә сәүдә өчен яңа автомобильләр тапшырды. Тантанада Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.