Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясенең 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Бу темага багышланган киңәшмәне ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров үткәрде.
Әсгать Сәфәров ассызыклаганча: махсус хәрби операция, эчке сәяси көн тәртибе ТР Рәисе Администрациясе хезмәткәрләре эшенә аерым җаваплылык йөкли.
Бүген республика Фәннәр академиясендә «Республика лаборатория мөдирләре мәктәбе»н тәмамлаучыларның гомуми җыелышы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләре тапшырылды.
Бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Тантанадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ил Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан юбилей медале булдырылган.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росинкас» берләшмәсе президенты - идарәсе рәисе Василий Медведев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.