Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узган Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең (ВОИР) Попечительләр советы утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы ВОИРның узган чордагы эш нәтиҗәләре һәм якындагы елларга амбициоз планнар булды, аерым басым 2025 елга ясалды.