Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Изге ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Свияжск утрау-шәһәрчегендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивален ачты.
Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, ТР Зеленодольск һәм Спас районнары администрацияләре, шулай ук Болгар музей-тыюлыгы һәм «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы ярдәмендә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды тарафыннан оештырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам һәм вакыф эшләре идарәсе рәисе Умар Хабтур Дәръи һәм Мөхәммәд бине Зәйд исемендәге Гуманитар университет ректоры Хәлиф Мөбарәк Әл Заһири белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе Хакиме Ботир Зарипов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар 2024 елның 1 яртыеллыгында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларын карадылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.