Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2025
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
23 2025 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында АСИ Күзәтүчеләр советы утырышында катнашты

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерциячел булмаган автоном оешмасының (АСИ) Күзәтчеләр советы утырышын уздыра.

Чара видеоконференция форматында Мәскәүдә уза.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышның төп темасы - агентлыкны 2030 елга кадәр үстерү стратегиясе.


Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Дмитрий Патрушев каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү заводы төзелеше мәйданчыгында булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү заводы төзелеше мәйданчыгында булдылар. Карау барышында «АГК-2» ҖЧҖ генераль директоры Василий Белосевич аңлатмалар бирде.


Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, Татарстан – үсеш алган икътисадлы һәм үсеш потенциалы югары булган төбәк.


Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ вәкиллекле утырышында: Вәзгыять катлаулы булуга карамастан, ЭЭМ системасы тотрыклы һәм ышанычлы эшли

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының вәкиллекле киңәйтелгән утырышында катнашты.

Вәкиллекле утырышның төп темасы - ведомствоның 2024 елдагы эшенә йомгак ясау һәм алдагы елга бурычлар.

Чара Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының төп бинасында (Казан) узды.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Прокуроры Альберт Суяргулов һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасында булды. Объект Большая Красная һәм Карл Фукс урамнары киселешендә урнашкан. Хезмәткәрләргә уңайлы эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.