Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2025
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
22 2025 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкиллекле утырышында: Демография мәсьәләләре һәм аларны хәл итү - республика алдында торган төп бурыч

Демография мәсьәләләре һәм аларны хәл итү – киләчәктә республика алдында торган төп бурыч. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкиллекле утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында узды (Казан). Йомгаклау утырышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны мониторинглау, анализлау һәм стратегик үстерү департаменты директоры Иван Деев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты. Коллегия видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнарга трансляцияләнде.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкиллекле йомгаклау утырышында катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкиллекле йомгаклау утырышында катнашты.

Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында (Казан) уза.

Йомгаклау утырышында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан медицина учреждениеләренә ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренә яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен тантаналы рәвештә тапшырды.

Искәртәбез, Sollers Atlant фургоннары базасында ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен сатып алу турындагы карарны Рөстәм Миңнеханов кабул иткән иде.

Автомобиль тапшыру тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды (Казан, Универсиада авылы).


Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең яңа бинасында булды

Бүген Югары Ослан авылында Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең яңа административ бинасы ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты.