ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кәбир белән очрашты.
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 5 ел эчендә Татарстанда 5 мең 174 ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Бүгенгә республикада 3 млн 287 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган - план 104%ка үтәлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Взлетная һәм Патрис Лумумба урамнары киселешендә урнашкан гадәттән тыш хәлләр урынындагы оператив штабта булды. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.