Бүген Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә (Саба районы) Өстәл теннисы буенча халыкара ярышлар һәм Өстәл теннисы буенча XXIV ачык шәхси-команда республика ярышлары ачылды. Ярышларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты киңәшчесе, Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы әгъзасы Игорь Левитин һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов старт бирде.
Бүген ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов 2025/2026 елгы сезонның Континенталь хоккей лигасы плей-офф уеннары – 2026 елгы Гагарин Кубогы уеннары башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы коллективы белән очрашты. Мондый очрашулар инде традициягә әйләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерлек һәм республика агросәнәгать комплексының экспорт потенциалын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
2026 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә объектларын, җәмәнать киңлекләрен төзү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча контрактация барышы һәм эшләрнең башлануы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләрен һәм Росгвардия хезмәткәрләрен киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Республика Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген әлеге тармакта 2300дән артык татарстанлы эшли, алар көн саен урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызуны тәэмин итәләр.