Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2024
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
20 2024 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясендә гаиләләргә ярдәм мәсьәләләренә багышланган Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Чара Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Очрашуда катнашучылар узып баручы Гаилә елына йомгак ясадылар, илдә демографик вәзгыятьне үзгәртү өчен нинди өстәмә федераль ярдәм чаралары кирәклеге турында фикер алыштылар.


Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең Югары советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - Россия Регби федерациясенең Югары Советы утырышында катнашу.

Исегезгә төшерәбез, Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең Югары советы әгъзасы булып тора.


Минтимер Шәймиев «Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты

Бүген, Энергетик көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты.  


Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы утырышы алдыннан «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты.

"Теләкләр чыршысы" гамәле Владимир Путин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы башланганчы (тема - Россия Федерациясендә гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре, Россия Федерациясендә Гаилә елы йомгаклары) узды. 


Алексей Песошин Энергетик көненә багышланган чарада: Энергетика комплексының уңышлы үсеше - Татарстанның чәчәк ату нигезе

Бүген Энергетик көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Тантана «Татэнерго» АҖ бинасында (Казан) узды.

Энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән «Татэнерго» АҖ директоры Рәүзил Хаҗиев котлады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, энергетиклар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы икътисадының заманча үсеше ышанычлы энергия белән тәэмин итүдән башка мөмкин түгеллеген искәртте.


Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясендә: Яңа ел бәйрәмнәре - киеренке һәм куркыныч чорларның берсе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды,

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.


Алексей Песошин ведомство хезмәткәрләрен Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

Хөрмәтле Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Иминлек органнары һәрвакыт дәүләтнең ышанычлы терәге булды.