Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2025
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
20 2025 ел., дүшәмбе

Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә

Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күпсанлы котлаулар килә.

Минтимер Шәймиевне 88 яшьлек юбилее белән телефоннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Төзелеш министрлыгы коллегиясендә: Төзелештәге барлык проектлар гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Коллегиянең төп темасы - Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгының 2024 елдагы эшенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар турында.

Чара Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.

Коллегия башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар.


Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар. Алар монда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан килделәр


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгының коллегия утырышына Россиянең 81 субъектыннан вәкилләр килде. Бу хакта коллегиянең йомгаклау утырышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Утырыш Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.

Мәртәбәле кунаклар - Россия Мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең халык артисты, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков һәм башкалар.


Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал ис. театрның яңа бинасы турында: Бу театр гына түгел, бу - зур мөмкинлекләре булган киңлек тә.

«Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы быел Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак.

Бу хакта бүген Россиянең халык артисты, Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков хәбәр итте.


Алексей Песошин Россия Гвардиясенең Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә катнашты

Татарстан Республикасы буенча Росгвардия Идарәсендә идарә башлыгы Рөстәм Гомәров җитәкчелегендәге киңәшмә барышында ведомствоның 2024 елдагы хезмәт итү-хәрби эшчәнлегенә йомгак ясадылар, шулай ук алдагы чорга төп бурычларны билгеләделәр. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, үзара хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре, ведомство бүлекчәләре командирлары һәм җитәкчеләре катнашты.


Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министры Ольга Любимова Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын карадылар

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды.

Яңа театрда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков һәм башкалар булды.