Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
02 2026 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов һәм Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры шәех Мөхәммәд бән Сәид Әл Мәмәри киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

Оманга эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры шәех Мөхәммәд бән Сәид Әл Мәмәри белән очрашты.

"Татарстан - мөселман дөньясының иң төньяк өлеше. Россиянең күп милләтле төбәге буларак, исламның толерантлык һәм рухи бердәмлек кыйммәтләрен тирән хөрмәт итә. Бездә гасырлар буе мөселманнар, христианнар һәм башка конфессияләр гармониядә яши», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.


Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак белән очрашу уздырды. Төркия быел Оманда уза торган форумның партнер-иле булып тора.


Рөстәм Миңнеханов Оман Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Фәйсал Абдулла Әл Рауәс белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Фәйсал Абдулла Әл Рауәс белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов халыкара форумны уздыруның әһәмиятен билгеләп үтте һәм республиканың Россия белән ислам дөньясы арасындагы багланышларда төп роль уйнавын ассызыклады.


Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Икътисадый һәм ирекле зоналар генераль идарәсе башлыгы Кайс бән Мөхәммәд Әл Йосыф белән очрашты

Халыкара форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Икътисадый һәм ирекле зоналар генераль идарәсе башлыгы, Оманның элеккеге Сәүдә, сәнәгать һәм инвестицияләр министры Кайс бән Мөхәммәд Әл Йосыф белән очрашты.


Рөстәм Миңнеханов Маскатта OMNEX 2026 Оман халыкара сәүдә күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Маскатта OMNEX 2026 Оман халыкара сәүдә күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.

Форум инновацияләр, заманча технологияләр һәм туризм мәсьәләләренә багышлана. Татарстан күргәзмәдә беренче тапкыр катнаша һәм үз стендын тәкъдим итте.


Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Төзелеш һәм шәһәр планлаштыру министры Хәлфән бән Сәид Әл Шуәйлин белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Төзелеш һәм шәһәр планлаштыру министры Хәлфән бән Сәид Әл Шуәйлин белән очрашты.

Әңгәмә барышында Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төзелеш комплексы Татарстан икътисадының локомотивларының берсе булып кала.


Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе көне белән котлады

Бүген мөһим дата – 2 февраль - Сталинград сугышында (1943 ел) совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе көне билгеләп үтелә. Татарстанлыларны, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.