Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2025
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
18 2025 ел., шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ведомство коллективына Татарстан Республикасының яңа финанс министрын тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы финанс министры итеп Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов билгеләнде. Билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 18 гыйнварында кул куйды (№31 ПУ).  


2025 елда Татарстанда 3 млн 260 мең кв. метр торакны сафка бастыру планлаштырыла

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча 2024 ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


Рөстәм Миңнеханов: Зеленодольск шәһәренә "Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү - мөһим вакыйга

Татарстан Рәисе Зеленодольск шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне мөһим вакыйга дип атады. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Зеленодольскка «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме тагын җиде шәһәр арасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2025 елның 15 гыйнварындагы Указы белән бирелде.


Татарстан Республикасы финанс министры итеп Марат Фәйзерахманов билгеләнде

Татарстан Республикасының яңа финанс министры итеп Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов билгеләнде. Билгеләү турындагы Указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 18 гыйнварында кул куйды (№31 ПУ).

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр ителде.