Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2025 ел йомгаклары буенча йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев һәм башкалар катнашты.
Татарстанда 2025 елда студентларның хезмәт отрядлары системасы аша 16 меңгә якын кеше узган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә.
Эш сәфәренең төп максаты - «2025 елда Алабуга муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында» Алабуга муниципаль районы Советы утырышында катнашу.
Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов ритейл һәм җәмәгать туклануы өчен суыткыч җайланмалар чыгаручы яңа «Совитал» заводын ачуда катнаштылар.
Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм СИБУР генераль директоры Михаил Карисалов «Түбән Кама Нефтехим»да (СИБУРга керә) төп проектларны гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар. Визит программасында - модернизацияләнгән ремонт-механика заводында, «Лемаевская» берләштерелгән оператор бүлмәсендә һәм гексен җитештерүендә булу.