Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бакуга эш сәфәренә килде.
Эш сәфәре Әзәрбәйҗан ягы чакыруы нигезендә башкарыла.
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен системалы якын килү киметергә мөмкинлек бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кыскарту һәм аларның нәтиҗәләрен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында»Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
2024 елның узган 11 аенда Татарстанда өч меңгә якын юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 288 кеше һәлак булган. Мондый мәгълүматлар бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кыскарту һәм алардан килгән зыяннарны киметү чараларын гамәлгә ашыру турында» утырышында әйтелде.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар башлыклары, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссияләр рәисләре һәм әгъзалары, башкалар катнашты.
Татарстанда «Идел» М-7 трассасында дүрт җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелеше тәмамланган. Болар-Нептун торак пункты (860+770 км), Екатериновка (865+700 км), Иксуар (871+170 км), Олы Солтан (876+190 км) тирәсендәге җәяүлеләр кичү урыннары.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында җәяүлеләр кичүләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды коллективына ТР Арбитраж суды Рәисен тәкъдим итүдә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе 2024 елның 14 ноябрендә Россия Федерациясе Президентының 14.11.2024 № 981 Указы белән 6 еллык вәкаләтләр срогына билгеләнде. Ул - Виталий Гыйльметдинов.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Югары Суды Рәисе урынбасары – РФ Югары Судының икътисадый бәхәсләр буенча Суд коллегиясе рәисе Юрий Иваненко белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. ы.