Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
16 2026 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов Чаллының 400 еллыгын һәм беренче «КАМАЗ» автомобиленең 50 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Бүген Чаллыда Чаллы шәһәренең 400 еллыгын һәм беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. 

Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашты.


Рөстәм Миңнеханов: Куәтле җитештерү базасы һәм алга киткән кооперация элемтәләре «КАМАЗ»га киләчәккә кыю карарга мөмкинлек бирә

Бүген «КАМАЗ» автомобиль заводы территориясендә беренче йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, җитештерү хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.


Рөстәм Миңнеханов, Денис Мантуров һәм Сергей Чемезов «КАМАЗ»да яңа мостлар җитештерүенн эшләтеп җибәрделәр

"КАМАЗ"да локализацияне арттыру максатларында үзләренең йөк автомобильләре өчен мостлар җитештерүне башлап җибәрделәр. Проектны гамәлгә ашыру Чаллы автогиганты автомобильләренең бөтен линейкасы өчен йөртүче мостлар чыгаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, җитештерү хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.


Рөстәм Миңнеханов: Чаллы Татарстан икътисадына зур өлеш кертә

Чаллы Татарстан икътисадына зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча Чаллы шәһәр Советы утырышында белдерде. Чара «Мастеровые» рус драма театры мәйданчыгында узды.