Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2024
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
14 2024 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының Түбән Афанас авылында газ җибәрүдә катнашты

Бүген төштән соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының Түбән Афанас авылында (Чайка Бистәсе) газ җибәрү тантанасында катнашты.

Чарада «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Айдар Таһиров һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Молдова Республикасы социалистлар партиясе рәисе Игорь Додон белән очрашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Молдова Республикасы социалистлар партиясе рәисе Игорь Додон белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров елның 10 ае йомгаклары буенча шәхси һәм фермер хуҗалыклары эше турында: Аларга тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 40%ы туры килә

Татарстанда 417 мең шәхси һәм 2,5 мең фермер хуҗалыгы 10 айда 112,7 млрд. сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән, ягъни барлык категорияләрнең 40% ы. Шәхси һәм фермер хуҗалыклары 610 мең тонна сөт, 81 мең тонна ит, 302 млн. данә йомырка, 881 мең тонна ашлык, 758 мең тонна бәрәңге, 185 мең тонна яшелчә җитештергән.

Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.


Татарстан Рәисе гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә һәм машина юллары һәм җәяүлеләр зоналарыннан карны вакытында җыярга кушты

Бүген Татарстан Рәисе муниципаль берәмлекләр башлыкларына, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләренә машина юллары һәм җәяүлеләр зоналарыннан карны вакытында җыярга, күп фатирлы йортларның түбәләренең торышын күзәтергә, гражданнарның кар җыю мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә кушты.


Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы тәмамланырга 1 проценттан да кимрәк кала

Татарстанда 2024 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнеп килә. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр тәмамланырга 1 проценттан да кимрәк калган. Бүгенгә эшләр 4 муниципаль берәмлектә 7 йортта алып барыла. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган дүрт муниципалитеттагы 8 объектны да кертеп, 742 йорт тәмамланган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.