Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2026
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
14 2026 ел., шимбә

Минтимер Шәймиев: "Муса Җәлил – милләтебезнең какшамас рухы гәүдәләнеше ул"

Патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналар алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар халкының бөек улы, аның батырлыгы һәм иҗаты турында үз фикерләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән уртаклашты.
 


Рөстәм Миңнеханов: Республикада татар халкының күренекле улы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бернчә йөкләмә бирде.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2026 елда Татарстанда 561 ишегалды төзекләндереләчәк

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2026 елда күп фатирлы йортларда 561 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.


Татарстанда 2026 елда 42 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак

Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 170 объект ремонтланачак. Объектлар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Гадәттәгечә киңәшмәгә республиканың барлык муниципаль районнары видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.